(17 февраль 2021) Әгерҗе районының Кырынды авыл җирлегендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачылуга багышланган тантаналы бәйрәм узды. Тамашачыларга Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты башкаручылары үз бүләкләрен тапшырды. (ФОТО)
Төзекләндерелгән мәдәният йортында кунакларны татар, рус, мари, удмурт халыкларының милли биюләре белән каршы алдылар. Авыл осталары кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Шушы авылда туып-үскән, хәзер Татарстанның Халыклар дуслыгы йортын җитәкләүче Ирек Шәрипов авылдашлары өчен гадәти булмаган күчтәнәч әзерләгән иде.
Бу – танылган сәхнә йолдызлары чыгышлары иде. Марсель Вагыйзов, Рәфинә Галиуллина, «Мирас» инструменталь ансамбле, Илсур–Гөлназ Шәрипҗановлар, Оливер Мукенди, Марина Карпованың чыгышлары тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде. «Балачак» бию ансамбле чыгышы бәйрәмнең бизәге булды.
Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Әгерҗе хәбәрләре материалы тәрҗемәсе