(13 февраль 2021) Район мәдәният йортында Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачуга багышланган тантаналы чара узды.
Тантанада район башлыгы Александр Никошин һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев катнашты.
Мәдәният йорты фойесында районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләренә багышланган күргәзмә оештырылган иде.
Александр Никошин төрле телләрдә сөйләшүче, төрле дин тотучы әлкилеләрнең күпгасырлык дуслык, татулык, үзара хөрмәте турында сөйләде.
Константин Яковлев үз чыгышында туган телләрне, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү мөһимлеген ассызыклады.
Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре һәм район үзешчәннәре чыгышлары бизәде.
Алькеевские вести материалы тәрҗемәсе