(12 февраль 2021) Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе үз оешмасы Советы утырышын үткәрде, анда 2020 елга нәтиҗәләр ясалды, шулай ук 2021 елга планнар билгеләнде. Чара онлайн һәм онлайн форматта узды.
Утырышта катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов чыгыш ясады.
Аерым алганда, Константин Яковлев 2021 ел, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак, яңа проектлар белән тулыландырылырга тиеш, дип искәртте.
Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе Советы рәисе Тимур Кадыйров хисап докладында утырышта катнашучыларга 2020 елда күп милләтле яшьләр тарафыннан гамәлгә ашырылган иң масштаблы проектлар, шулай ук әлеге проектларның санлы күрсәткечләре турында искә төшерде. Ул, карантин вакытында яшьләр үз чараларын трансляцияләү өчен дөнья челтәре ресурсларын актив куллана башлады, дип сөйләде. Мәсәлән, «Таба» этномузыка фестивале трансляциясен — 62 меңнән артык, «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивален — 130 меңнән артык, ә «ПушкинФест» Яшьләр онлайн фестивален — 400 меңнән артык кеше караган.
Моннан тыш, Тимур Кадыйров 2021 елда «Мирас/Наследие» яшьләр этномәдәни үзәге ачылышына анонс ясады. Спикер билгеләп үткәнчә, бу мәйданчык форумнар, слетлар, яшьләр һәм балалар лагерьлары уздыру урынына әйләнәчәк, анда катнашучыларны милли колоритлы архитектура, төрле халык ашлары белән меню һәм мәдәни күптөрлеккә нигезләнгән күңел ачу һәм белем бирү процессы көтә.
Шулай ук утырышта Рус милли-мәдәни берләшмәсенең яшьләр бүлеге эшчәнлеге турында доклад тыңланды, аны Вячеслав Шаталов тәкъдим итте. Россия немецларының милли-мәдәни берләшмәсенең балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча традицион һәм яңа алымнары турында Татарстанның Немец йорты каршындагы «Perlenkette» яшьләр клубы активисткасы Марта Галицкая сөйләде. «Баракат» Татарстан керәшеннәренең яшьләр оешмасы эшчәнлеген Аида Сахарова тәкъдим итте, ә муниципаль районнардагы эшләр турында Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясенең Әлмәттәге вәкиллеге җитәкчесе Орхан Ягубов сөйләде.
Совет утырышы 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясенең алдынгы активистларын бүләкләү белән тәмамланды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге