(12 март 2021) «Сакарвело» грузин бию ансамбле солисты, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучысы Хәмис Магомедова Сочида узган «Европа өмете» Халыкара башкару осталыгы конкурсында гран-при иясе булды.
Конкурста сайлап алу турларын узган 30дан артык коллектив һәм башкаручы катнашты. Хәмис Магомедова 4 грузин биюен башкарды: «Горянка», «Хевсури», «Аджарский» һәм «Хоруми».
Профессиональ режиссерлар, композиторлар, хореографлар, вокалистлар, шулай ук тәҗрибәле педагоглар, модельерлар һәм сәнгать белгечләре – Россия Федерациясе һәм чит илләрнең танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән торган жюри Хәмис Магомедова чыгышын югары бәяләде һәм аны конкурсның гран-приена лаек дип тапты.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге