Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Идел буе халыкларының этномәдәни традицияләре темасына түгәрәк өстәл узды

Казанда Идел буе халыкларының этномәдәни традицияләре темасына түгәрәк өстәл узды

admin 07.04.2021

(7 апрель 2021) Казан дәүләт мәдәният институтында «Идел буе халыкларының этномәдәни традицияләрен өйрәнү, саклау һәм үстерү: традиция һәм инновацияләр» темасына түгәрәк өстәл узды. Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов эксперт буларак чыгыш ясады.

Чара Казан дәүләт мәдәният институтында «Идел буе халыкларының фәнни-мәгариф этномәдәни үзәге» Федераль инновацион мәйданчыгы эшли башлауга багышланган иде. Ул Мәскәү һәм Идел буе төбәкләренең әйдәп баручы мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, фәнни һәм этномәдәни үзәкләр вәкилләре катнашында узды.

Ирек Шәрипов үз чыгышында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык Йорты эшчәнлегенең яңа юнәлешләре турында сөйләде. Аерым алганда, ул 2020 ел, аның барлык кыенлыкларын искә алып, элек кулланылмаган яңа эш форматларына күчәргә мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте. Шулай итеп, чикләүләргә карамастан, республикада 2 меңгә якын чара үткәрелде, аларның күбесе онлайн-форматта узды.

Шулай ук ул 2021 елда төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз» бәйрәмен 9 меңә якын кеше, ә бәйрәмнең турыдан-туры трансляциясен исәпкә алганда, 120 мең кеше караган, дип әйтеп үтте.

Соңыннан Ирек Шәрипов Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан нинди чаралар үтәчәге турында да әйтеп үтте.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Фәрит Мөхәммәтшин: «Милләтара тынычлык һәм татулык — ул һәр халыкның һәм тулаем Татарстанда яшәүчеләрнең төп кыйммәтләре»
Далее: Уннан артык милләт вәкилләре Халыклар дуслыгы йортында узган «Тоталь диктант» акциясендә катнашты

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57