(30 апрель 2021) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты ярдәмендә Татарстан мордваларының милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән Казан шәһәренең «Мир» кинотеатрында Тимур Бекмамбетов һәм Сергей Трофимовның «Девятаев» фильмын күрсәттеләр. (ФОТО)
Фильм Советлар Союзы Герое, очучы-истребитель, мордвин Михаил Петрович Девятаев тормышындагы «Побег из ада» китабында сурәтләнгән реаль фактларга нигезләнгән. Китап битләрендә ул совет халкының фашизмга каршы бөек көрәштә катнашуы, Гитлер концлагерьлары тоткыннары күргән авыр газаплар турында искә ала. Ул совет кешеләренең әсирлектәге тимердәй ныклыгы, концлагерьлар шартларында ничек каршы торулары, немец бомбардировщигын басып алып, туган якларына кайта алганлыклары турында яза.
Кичәгә Михаил Девятаевның балалары һәм туганнары, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты җитәкчелеге вәкилләре, республиканың мордва автономиясе җитәкчелеге һәм активы, милли-мәдәни берләшмәләр рәисләре, ветераннар, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килгән иде.
Фильм башланыр алдыннан кичә кунакларын танылган очучының кызы Неля Девятаева сәламләде һәм «Мир» кинотеатрында фильм күрсәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте: «Миңа нәкъ менә бүген биредә булу бик рәхәт, чөнки бу безнең гаилә өчен үзенчәлекле урын – минем әти-әнием Чехов урамында яшәде. Без барыбыз да «Мир» тирәсендә һәм скверда тату уйнадык».
Фильм ахырында Девятаевлар гаиләсенең дусты, Н.И.Лобачевский исемендәге Академия лицее директоры Татьяна Беспалова фильмда төп рольне башкаручы Павел Прилучныйга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Фильм уртасында яңгыраган алкышлар безнең аңа ышануыбыз турында сөйли», — дип билгеләп үтте ул.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге