(24 апрель 2021) Казан шәһәрендә санитар-экологик икеайлык кысаларында үзәк республика өмәсе үткәрелде, анда Дуслык йорты хезмәткәрләре һәм милли-мәдәни автономияләр активистлары катнашты.
Эш ике мәйданчыкта алып барылды. Ноксинский спуск урамында урнашкан паркта Казан белоруслары милли-мәдәни автономиясе һәм Дагыстан халыклары берләшмәсе активистлары, шулай ук Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Анастасия Исаева эшләде.
Дуслык йорты хезмәткәрләре бина янындагы территорияне тәртипкә китерде, җәмәгать эскәмияләрен төзекләндерде, бордюраларны буяды һәм башкалар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге