(10 апрель 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты «Тоталь диктант — 2021» акциясен уздыру буенча мәйданчыкларның берсе булды. Анда катнашучылар ике форматта диктант яздылар. (ФОТО)
Дуслык Йортында төп текстны төрле халык вәкилләре язды: татар, рус, мари, удмурт, әзербайҗан, әрмән, бурят, грузин, керәшен, чечен, поляк һ.б. Катнашучыларның яше төрле иде — 18 яшьтән 69 яшькә кадәр. Акциядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, диктант катлаулы гына түгел, эмоциональ да булган. Акция башланыр алдыннан катнашучылар язучы Дмитрий Глуховский сценарие буенча төшерелгән «Обещание» фильмын карадылар.
Икенче мәйданчыкта TruD тест биремнәрен чит ил студентлары башкарды. Мәйданчыкта диктатор булып Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров, ә катнашучылар — чит ил студентлары — яшьләр Ассамблеясе вәкилләре иде.
Акциядә барлыгы ике мәйданчыкта 54 кеше катнашты.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге