(9 май 2021) Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре активистлары һәм Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре төрле телләрдә легендар «Катюша» җырын башкардылар.
Җыр тексты рус, татар, мари, азәрбайҗан, мордва, чуаш һәм удмурт телләрендә яңгырады. Җыр Татарстан Халыклары дуслыгы йортының «МираЅ» инструменталь ансамбле белән бергә яздырылган.
Клипны ТР халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йортының социаль челтәрләрендә карарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, узган ел төрле халык вәкилләре ил халыклары телләрендә «Җиңү көне» җырын башкардылар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге