(22 май 2021) Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин туган көнен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы!
Ассамблеянең башкарма комитеты, милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты коллективы Сезне чын күңелдән Туган көнегез белән котлый!
Республикабызның дәүләт бердәмлеген һәм бөтенлеген ныгыту, аның халыкларының этномәдәни үзенчәлеген саклап калу, гражданнарның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү, һичшиксез, сезнең хезмәт эшчәнлегегездә өстенлекләр булып тора. Сезнең хезмәтегез, белемегез, бай тәҗрибәгез һәм энергиягез белән Татарстан парламентаризмының иң яхшы традицияләре дәвам итә. Сезнең һөнәри юлыгыз — үз халкыгызга һәм дәүләтегезгә югары хезмәт күрсәтү үрнәге.
Сезнең җитәкчелектә Татарстан халыклары Ассамблеясе граждан җәмгыятенең мөһим институтына, чын мәгънәсендә иҗтимагый парламентка әверелде, аның мәйданчыгында аеруча актуаль мәсьәләләр тикшерелә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы белән берлектә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә карарлар кабул ителә.
Сезгә һәрьяклап ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез, бу безнең өчен Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аеруча мөһим.
Безнең уртак эшчәнлегебез киләчәктә дә республикада, күпмилләтле илебездә тынычлык һәм татулыкны саклап калу нигезе булыр дип өметләнәбез.
Барлык эшләрдә дә уңышлар юлдаш булсын, һәр көнне якыннарыгызның җылысын һәм яратуын тоеп яшәгез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, күңел күтәренкелеге, тормыш энергиясе телибез.
Хөрмәт белән, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблея коллективы