(22 май 2021) Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары катнаша.
Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны «Uen Fest» проекты кысаларында рус халык уеннары көтә, анда яшь кунаклар әбиләребез һәм бабайларыбыз уйнаган уеннарда, «Кулачная артель» рус хәрби сәнгатенең традицион төрләре, халык сәнгате һөнәрләре буенча мастер-классларда катнаша, театральләштерелгән тамаша, соло башкаручылар һәм ансамбльләр чыгышын карый һәм ярминкәдә күңел ача ала.
Ярминкә рәтләре кунакларны рус традицион кухнясы, халык-сәнгать һөнәрләре һәм «Каравон-2021» бәйрәменең брендланган эшләнмәләре белән сөендерәчәк. «Әйлән-бәйлән аланы»нда үзешчән фольклор коллективлары барлык кунакларны традицион квас һәм самавырдан чын чәй белән сыйлаячак.
Бәйрәм фолк-фьюжн коллективларны, бәйрәмнең махсус кунагы – Тина Кузнецованың ZVENTA SVENTANA проекты белән дәвам итәчәк. Чарада Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 150дән артык иҗат коллективы катнашачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллективларны һәм ансамбльләрне акчалата сертификатлар белән бүләкләячәк.
Бүләкләү һәм бәйрәм тантаналарының турыдан-туры трансляциясе Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының Instagram һәм ВКонтакте сайтларында барачак.
Барлык концерт, уен һәм театральләштерелгән программалар афишасы көн дәвамында:
«Каравон-2021» бәйрәме Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык Йорты, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе актив ярдәме белән уза.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге