(5 июнь 2021) Концерт программасы Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде. Чараны оештыруда Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе ярдәм күрсәтте.
П.И. Чайковский исемендәге 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбенең хор коллективлары, халыкара конкурслар лауреатлары — «Кампанелла» кече хоры, «Canti pueri» малайлар хоры һәм «Mama mia» ата-аналар хоры (ансамбльләрнең сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Евгения Нестерова) үз иҗатларын тәкъдим итте.
Концерт программасына «Ах сени», «Свирель, да рожок», «Ласточка» кебек рус халык җырлары керде. Шулай ук Бөек Ватан сугышы турында җырлар һәм совет композиторларының танылган җырлары башкарылды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге