(10 июнь 2021) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты «Казан шәһәренең Болгар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Кадыйров вафат булуы сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Рәшит Кадыйров 67 яшендә вафат булды.
Ул 1954 елда туган. 1977 елда Казан дәүләт университетын «Тарих» белгечлеге буенча тәмамлаган. ТАССР Дәүләт музеенда, Казан дәүләт университетында, Татарстан китап нәшрияты, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. Татар энциклопедиясе институтында энциклопедика үзәгенең татар текстларын тәрҗемә итү бүлегенең фәнни хезмәткәре була, ул математика, физика, техника, химиягә багышланган мәкаләләрне тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. 80 нче еллар ахырында Татарстанда Болгар хәрәкәтен булдыручыларның берсе була.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге