Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мьянмадан делегация Дуслык йортында булды

Мьянмадан делегация Дуслык йортында булды

admin 25.06.2021

(25 июнь 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Мьянма Союзы Республикасы делегациясе булып китте. Ике як вәкилләре Татарстан Республикасында этномәдәни өлкәдәге эшчәнлек, телләрне саклау һәм миграция турында фикер алыштылар.

Дуслык йортында кунаклар Дәүләт административ Советы рәисе, Мьянма Союзы Республикасы кораллы көчләре баш главнокомандующие, өлкән генерал Мин Аунг Хлайнның Татарстан Республикасына өч көнлек эш визиты кысаларында булдылар.

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты эшчәнлеге белән кунакларны оешма директоры урынбасары Наталья Мясникова таныштырды. Аларга Дуслык йортының матди һәм техник базасы, мәгълүмат өлкәсендәге проектлары, мигрантларны адаптацияләү һәм интеграцияләү чаралары, чит ил студентлары белән эшләү, шулай ук туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау өлкәсендә балалар белән эшләү үрнәкләре тәкъдим ителде.

Кунаклар милли иҗтимагый оешмаларның хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү системасы, аларның мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге эше белән кызыксындылар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Кукмарада туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Далее: Тәтеш районында «Валда шинясь» республика бәйрәме узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57