(1 июль 2021) «Туган киңлекләр» бөтенроссия пленэрында катнашучылар Чувашиянең атказанган рәссамы Николай Андреевның мастер-классында катнаштылар. (ФОТО)
«Андреевның хезмәтләре үзләренең гармонияле булулары һәм җылылыклары белән кешеләргә хезмәт итү өчен туганнар, рәссамның якты һәм игелекле дөньясы аның әсәрләрендә ачык чагыла. Аның пейзажларында сафлык сизелә», — дип уртаклаштылар мастер-класста катнашучылар.
Николай Леонтьевич Андреев — заманча рәссам, Россия Рәссамнар берлеге һәм Россия Дизайнерлар берлеге әгъзасы. Республика, төбәк, Бөтенроссия сәнгать күргәзмәләрендә катнаша.
Исегезгә төшерәбез, пленэр нәтиҗәләре буенча төрле милләт рәссамнары эшләре күргәзмәсе оештырылачак. Алар Татарстан халыклары һәм мәдәниятләре күптөрлелеге темасын яктыртачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге