(6 июль 2021) Татарстан Республикасы Әлки районының Базарлы Матак авылында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды. (ФОТО)
Утырыш алдыннан катнашучылар берничә мәгариф һәм мәдәният объектында булдылар: Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе, «Каенкай» балалар бакчасы, Балалар иҗат йорты һәм Әлки районы мәдәният йорты. Соңгысында түгәрәк өстәл утырышы узды.
Эшче төркем составына ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторының баш киңәшчесе Альбина Башарова, ТР Премьер-министры урынбасары Ришат Гайнанов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина, ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров, ТР Дәүләт архивы директоры урынбасары Римма Сибгатуллина, шулай ук Әлки, Аксубай, Нурлат һәм Спас районнары вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәл утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошинның сәламләү чыгышлары белән ачып җибәрделәр.
Утырыш барышында Әлки, Аксубай, Нурлат һәм Спас районнары мәгариф һәм мәдәният оешмаларында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында эш оештыру темасына чыгышлар тыңланды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге