Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Таба» этнопроекты гаризалар кабул итә

«Таба» этнопроекты гаризалар кабул итә

admin 27.10.2021

(27 октябрь 2021) «Милли актуаль» проект офисы кысаларында тормышка ашырыла торган «Таба» яшьләр этнофорумына гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризаны 7 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Этно-проектлар форумы Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узачак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, проектның уникальлеге шунда ки, «Таба» форумы Россия халыкларының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә яңа яңгыраш бирергә, шулай ук яшьләр арасында милләтара проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә тәҗрибә алмашырга ярдәм итә торган уникаль Төбәкара яшьләр мәйданчыгы булып тора.

Форум кысаларында барлыгы 4 юнәлеш эшләячәк: иҗат, бизнес, социаль һәм авыл җирлеге өчен проектлар. Форумда катнашу өчен элегрәк гамәлгә ашырылмаган һәм Идел буе федераль округы территориясендә уздырылачак проектлар кабул ителә. Проектларның Россия халыкларының мәдәниятен, телен һәм традицияләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлтелүе мөһим.

Форумда 18-30 яшьләрдәге һәр кеше катнаша ала. Катнашу өчен taba.tatar. сайтында гариза тутырырга кирәк

Дуслык Йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Дуслык йортында булачак журналистлар өчен мастер-класс узды
Далее: «Зур этнографик диктант-2021»: илебез халыклары турында ни беләбез

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57