Казанда югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы базасында «Милли актуаль» проект офисы кысаларында тормышка ашырыла торган «Таба» яшьләр этнопроектлары форумы узды.
Чараны оештыручылар — «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы» яшьләр иҗтимагый оешмасы. Этно-проектлар форумы Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.
Этно-проектлар форумы кысаларында Татарстан Республикасының 15 муниципаль районыннан барлыгы 160 катнашучы сайлап алынды. 4 көн дәвамында форум экспертлары һәм тренерлары төрле юнәлештәге 58 проект белән таныштылар: иҗат, бизнес, социаль һәм авыл җирлеге өчен проектлар.
Этно өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар белән очрашу, тренерлар белән үз проектларын яхшырту өстендә эшләүдән тыш, форум кысаларында панель дискуссияләр дә узды. Шулай итеп, 4 көн эчендә Форумда катнашучылар һәм чакырылган кунаклар яшьләр өчен киңлекләр турында фикер алыштылар, инфраструктура иҗади проектларны тормышка ашыруда ничек ярдәм итә, дигән сорауга җавап эзләделәр, коммерцияле булмаган проектларда акча эшләргә өйрәнделәр һәм театрның көндәлек контекст белән эшләү форматын өйрәнделәр.
Финал питчингына 15 проект үтте, аларның һәркайсы эксперт жюрие тарафыннан алга таба эшләү һәм тормышка ашыру өчен бәя алды. Проектларның финал питчингы эксперт комиссиясе составына Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы рәисе Тимур Кадыйров, Стратегик инициативалар агентлыгының региональ эксперт төркеме эксперты Денис Матис, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, Yummy Music лейблына нигез салучы, TatCultFest фестиваленең генераль продюсеры, музыкаль продюсер Ильяс Гаффаров керде.
Җиңүчеләр арасында — «AKIYAT» татар әкиятләре мотивлары буенча 925 проба көмештән эшләнгән бизәнү әйберләре коллекциясе белән Альбина Вахитова, «TUALA» проекты белән Ольга Чайникова һәм аудиовизуаль этно-хрестоматия проекты белән Эльза Гайнетдинова.
Тагын ике финалист махсус призга лаек булды. Гүзәл Гыйззәтуллина «Tatposter» проекты белән Бөтендөнья татар конгрессыннан планшет, ә Ирина Терентьева «Коми сьыланкыв» проекты белән сингл яздыру өчен сертификат алды.
Форумны оештыручылар билгеләп үткәнчә, финалга чыккан проектларның һәрберсе төрле дәрәҗәдәге грантлар бәйгеләренә гаризалар бирү һәм проектларны алга таба гамәлгә ашыру өчен мәгълүмати һәм административ ярдәм алачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге