Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Татарстан халыклары музыкасы фестивале үтәчәк

Казанда Татарстан халыклары музыкасы фестивале үтәчәк

admin 03.12.2021

«Идел буе энҗеләре» фестиваль программасы бер мәйданчыкта музыка сөючеләрне һәм профессионалларны җыячак. Казан шәһәренең 8 нче балалар музыка мәктәбендә 16 декабрь көнне 17: 00 сәгатьтә Татарстан халыклары музыка фестивале узачак.

Тематик видеороликлар катнашучыларны Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның үзенчәлекле мәдәнияте белән таныштырачак. Бу — бишек җырлары, халык музыка уен кораллары, милли бәйрәмнәр, иҗат коллективлары һәм күпмилләтле Татарстанның мәдәният эшлеклеләре.

Укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән Татарстан халыклары музыкасы материалындагы концерт номерлары фестиваль программасын тулыландырачак һәм бизәячәк.

Милли үзенчәлеккә игътибарлы, сак караш — милләтара мөнәсәбәтләр тотрыклылыгы шарты.

Татарстан – 173 милләт вәкиле яшәгән күп милләтле республика. Аларның күбесе татарлар, руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар һәм башкортлар. Проект укучыларны, шулай ук аларның ата-аналарын Идел буе халыклары мәдәнияте белән таныштырачак.

Проектның партнеры – Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Россия халыкларының табышмакларына җавап табу буенча тест узыгыз
Далее: Татарстанда этно-башкаручылар берләшмәсе гастрольләре башланды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57