«ISTELEK» (Истәлекләр) — этно-фьюжн юнәлешендәге музыкаль төркемнәрнең иҗади берләшмәсе. Концерт программасында Татарстанның фольклор һәм электрониканы органик рәвештә берләштереп, заманча музыкаль юнәлештәге иҗат итүче популяр башкаручылары катнаша.
Программада:
- «Zakaria» күпмилләтле яшьләр фолк-төркеме;
- Удмурт телендә автор-башкаручы Shoner Paul автор-башкаручы;
- Заманча татар музыкасын андеграунд стилендә башкаручы Илгиз Шәйхразиев;
- Популяр Казан диджее Malsi Music;
- Алмаз Асхадуллин CYBERTAT проекты белән.
Концерт программасы кысаларында интерактив программа уздыру да планлаштырыла. Алар тамашачыларны Татарстан халыкларының туган телләре белән таныштыра.
Тамашачылар татар, рус, башкорт, удмурт, мордва, мари, керәшен, чуваш мәдәниятен күрә алачак.
Киләсе концерт Кукмара районында 10 декабрьдә (19:00), Чүпрәле районында 18 декабрьдә (18:00) була.