Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Панорама» Татарстан халыклары кинофестивале ябылу тантанасы узачак

Казанда «Панорама» Татарстан халыклары кинофестивале ябылу тантанасы узачак

admin 07.12.2021

22 декабрьдә «Мир» кинотеатрында ел дәвамында республикада узган «Панорама» Татарстан халыклары кинофестиваленең ябылу тантанасы була.

Кинофестиваль Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде, ә аның ачылышы 21 февральдә Халыкара туган телләр көнендә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узды. Ел дәвамында тамашачылар Россиянең төрле төбәкләреннән һәм илләрдән килгән милли кинематограф әсәрләре белән таныша алды.

Фестивальнең ябылу тантанасында Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты коллективлары һәм солистлары чыгыш ясаячак: «Мирас» инструменталь ансамбле, «Хумо» үзбәк бию ансамбле солисткасы Юлия Ким. Программада шулай ук гөсләче Наталья Эллер, варганчы Илдар Варган катнашачак.

Кичә «бер миллионга бер» (реж. М. Мозаффар) фильмын күрсәтү белән дәвам иттереләчәк.

Тантана 22 декабрьдә 18:00 сәгатьтә башлана.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казан татарларының 78% үзен татар халкының аерылгысыз өлеше дип саный
Далее: Якшәмбе мәктәбе укучыларын Казан Кремлендә бүләкләделәр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57