Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Халыкара китаплар бүләк итү көнендә акциягә кушылды. Чарада Дуслык йорты китапханәсе коллекциясе яңа китаплар белән тулыландырылды, Ассамблея һәм Дуслык йорты дуслары һәм партнерларына да яңа басмалар бүләк ителде. (ФОТО)
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов учреждениедә «Дус китаплар» исеме астында китаплар бүләк итү хәрәкәте барлыкка килү тарихы, шулай ук «Укы ил!» акциясе кысаларында Республика клиник хастаханәсе китапханәсенә китаплар коллекциясе бүләк итү турында сөйләде.
«Яңа китап укыдыңмы — әлеге китап геройлары белән бергә яңа тормыш юлын узасың, бай һәм зирәгрәк буласың», — дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.
Халыклар дуслыгы йорты исеменнән Ирек Шәрипов «Адымнар» полилингваль комплексы китапханәсенә китаплар коллекциясен тапшырды.
Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев Татарстан халыклары телләрендәге бер кочак басмаларны Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Маринэ Хухунашвилига тапшырды. Аның сүләренчә, китап туган телләрне сакларга һәм буыннан-буынга ата-бабалар туплаган белемнәрне тапшырырга мөмкинлек бирә.
«Бу акция безгә китапны онытырга ярамаганлык турында тагын бер кат искә төшерә», — диде ул.
ТР казахларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәгыйть Җаксыбаев күптән түгел басылып чыккан «Күпмилләтле Татарстан» дип аталган хезмәтен тәкъдир итте, әлеге басмада ул документлар һәм истәлекләр аша Татарстан халыклары Ассамблеясының 1990 нчы еллар башыннан алып 30 еллык тәҗрибәсе турында бәян иткән. Китапның берничә нөсхәсен ул Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахмановага тапшырды.
Гөлнара Габдрахманова үзенең җавап сүзендә республиканың күпмилләтле хәрәкәте белән алга таба да хезмәттәшлек дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. Моннан тыш ул Ассамблея һәм Дуслык йортына 1966 елдан бирле Россиянең өч төбәге — Татарстан Республикасы, Киров өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы — чикләре тоташкан урында уза торган «Дуслык учагы» фестиваленә кушылырга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе урынбасары Вячеслав Никифоров «Дус китаплар» проекты өчен төрле елларда берләшмә химаясе астында чыккан уникаль басмаларны тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, рус берләшмәсе, иҗтимагый оешма булуга карамастан, Татарстан Республикасында рус халкының борынгы тарихтан бүгенге көнгә кадәр уникаль мирасын саклап калырга мөмкинлек бирә торган нәшрият эшенә зур игътибар бирә.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге