Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР милли оешмалары киңәшмә уздырдылар

ТР милли оешмалары киңәшмә уздырдылар

admin 04.03.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы Ассамблеясы, Дуслык йорты һәм милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Утырыш кысаларында берничә мәсьәлә каралды. Алар арасыннан иң мөһиме — агымдагы елда Татарстан халыклары Ассамблеясының 30 еллыгын билгеләп үтү.

Милли оешмалар бердәм иҗтимагый оешмага 1992 елда узган Татарстан халыкларының беренче Съездыннан соң берләшәләр. Ул вакытта Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе оеша, ә 2007 елда ул Татарстан халыклары Ассамблеясы дип үзгәртелә. Узган ел Ассамблеяның 30 еллык юбилеена «Халык бердәмлеген саклау һәм ныгыту өчен» дигән күкрәк билгесе эскизы тәкъдим ителде, ә утырыш барышында бүләкнең әзер үрнәге күрсәтелде.

Утырышта күтәрелгән мәсьәләләрнең тагын берсе — милли-мәдәни оешмалар тарафыннан чит ил студентлары белән эшләүнең яңа принциплары һәм үзара хезмәттәшлек булды. Бу ихтыяҗ, беренче чиратта, соңгы елларда чит илләрдән килгән студентлар саны берничә тапкыр артуга, шул исәптән Казанда гына түгел, республиканың муниципаль районнарында да югары белем алучы мондый студентлар саны күп булуга бәйле.

Утырыш ахырында милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре Донбасста сугыш хәрәкәтләреннән зыян күрүчеләргә, шулай ук әлеге төбәктән килгән качакларга ярдәм оештыру тәкъдиме белән чыктылар. 30 еллык эшчәнлек дәвамында Татарстан халыклары Ассамблеясының эше гуманизм һәм, милли төрлелеккә карамастан, теләсә кайсы кешегә ярдәмгә килергә әзерлек принципларында төзелә, дип билгеләп үтелде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Ассамблея Президиумы: «Иң мөһиме – бергә булу»
Далее: Ассамблея һәм Дуслык йорты гуманитар ярдәм җыюны оештыра

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57