Якынлашып килүче Туган тел көне кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Россия буенча милли сәяхәт» дип аталган бәйрәм чарасы узачак. Анда шул ук исемдәге китапны «Сабантуй» журналы тарафыннан тәкъдир итәчәкләр. Китапның авторы – журналист Рамилә Уваева.
Чара 21 апрельдә 17:00 сәгатьтә башлана. Концерт программасында Россиянең төрле халыклары мәдәниятен күрсәтүче коллективлар һәм аерым башкаручылар чыгыш ясаячак.
Тамашачылар рус, татар, чуаш, удмурт, азәрбайҗан, әрмән һәм казах җырларын һәм биюләрен ишетә һәм күрә алачак. Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә оештырылган «СалаваТік» балалар интернет-проектында катнашучылар махсус кунаклар булачак. Бәйрәм кунаклары арасында бүләкләр һәм призлар уйнатылачак.
Керү ирекле.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге