«Халык Хәзинәсе – MILLI» Этно-проекты грантын чынга ашыру кысаларында «Залесный» мәдәният үзәгендә татар хатын-кызлары милли баш киемен ясау буенча мастер-класс узды. Әлеге проектны Мәдәни инициативаларның президент фонды хуплаган.
Мастер-класста катнашучылар «Мозаика» декоратив-гамәли сәнгать иҗат остаханәсе җитәкчесе, остаз Рәидә Ильина күзәтчелеге астында үз куллары белән милли баш киемен эшләделәр.
Мастер-классны ТНВ телеканалы журналистлары да килеп күргән.