Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Туган тел көненә багышланган «Россия буенча милли сәяхәт» дип аталган бәйрәм чарасы узды. Анда «Сабантуй» журналы редакциясеннән балалар өчен чыгарылган бәйрәм чарасы белән бер исемдәге китапны тәкъдим иттеләр. Әлеге басма Татарстанда яшәүче ун халык турында сөйли. Бәйрәмдә балалар һәм аларның әти-әниләре кунак булды.
Бәйрәмне ачып, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов әлеге очрашуның күптән көтелгән булуын һәм аңа зур өметләр баглавын әйтте. Аның сүзләренчә, Дуслык йортында мондый чараны уздыру бик мөһим, чөнки биредә 39 милли-мәдәни автономия эшли, алар бер максат белән берләшкән: туган телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу. Ирек Шәрипов халык телен саклауга ярдәм итүче өч төп нәрсәне билгеләп үтте: аны саклаучы гаилә, телгә өйрәтүче мәктәп һәм җәмгыятьтә яшәргә мөмкинлек бирүче тел мохите (китаплар, уеннар, мультфильмнар һ.б.).
«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты белән хезмәттәшлек дәвам итәчәк һәм балаларга республикада яшәүче халыклар турында кызыклы формада сөйли торган яңа китаплар дөнья күрәчәк, дип ышандырды.
Алга таба бәйрәм концерты башланды. Анда «Россия буенча милли сәяхәт» китабында тәкъдим ителгән халыкларның мәдәниятен чагылдырган чыгышлар күрсәтелде. Кичәнең махсус кунагы «СалаваТік» балалар төркеме булды. Чара дәвамында тамашачылар призлар уйнатуда һәм төрле уеннарда катнаша алдылар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге