Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тантаналы чара Казанда «Корстон» комплексында узды.
Татарстан Президенты, чарада катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, республиканың барлык муниципаль җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре – Җирле үзидарә көне белән котлады.
«Җирле хакимият, гражданнарның көндәлек тормышы мәсьәләләрен хәл итү өчен җавап биреп, һәрвакыт идарә системасында зур роль уйнады. Күп кенә дәүләт бурычлары ахыр чиктә сезнең хезмәтегез белән тормышка ашырыла», — диде ул.
Муниципаль берәмлекләр һәм дәүләт хакимияте органнарының бердәм эшләве нәтиҗәсендә соңгы елларда без территорияләрнең актуаль мәсьәләләрен уңышлы хәл итә алдык, гражданнарның тормыш сыйфатын сизелерлек арттыра алдык, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Бәйрәм концертында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык Йорты иҗат коллективлары чыгыш ясады: Казан шәһәренең «Лай мардеж» мари ансамбле һәм «Од ойме» мордва коллективы, Чүпрәле районының «Телей» чуаш вокаль ансамбле, Балтач районының «Вуюись» удмурт фольклор ансамбле, «Мирас» инструменталь ансамбле һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Измайлова.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге