Район мәдәният йортында «Дуслык һәм татулык дәресе» кысаларында «Берега — Ярлар» дип исемләнгән күпмилләтле концерт узды. Чара «Пушкин картасы» программасы буенча Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты инициативасы белән оештырылды.
Чараны шәһәр һәм авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары тамаша кылды.
Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре республика районнары буенча концерт программасы белән чыгалар, яшьләр аудиториясе белән очрашу барышында толерантлык дәресләре үткәрәләр.
Әгерҗе яшьләре белән очрашу милләтара тематикага кыска метражлы фильмнар караудан һәм алып баручы белән аралашудан башланды. Тамашачылар төрле сораулар буенча үз фикерләрен җиткерә алдылар. Интерактив өлештән соң төрле милләт вәкилләренең чыгышлары кергән концерт программасы узды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге