«Күп милләтле Россия буйлап виртуаль тур» конкурсы Россия Федерациясе халыкларының милли традицияләре һәм мәдәниятен саклау һәм трансляцияләүгә юнәледерелгән этномәдәни күргәзмә проектлары һәм музейларны яңа иҗади алымнар һәм виртуаль эш рәвешләрен кертү аша алга этәрү максатыннан үткәрелә.
Гаризалар төрле номинацияләр буенча кабул ителә:
1. Профессиональ музейның иң әйбәт проекты.
2. Этномәдәни оешманың иң әйбәт проекты (коммерцияле булмаган оешмалар, дәүләт бюджет учреждениеләре, дуслык йотлары).
3. Инициатив төркемнең иң әйбәт проекты.
Һәр номинациядә өч җиңүче билгеләнә (1, 2, 3 урын). Моннан тыш, онлайн-тавыш бирү методы ярдәмендә 1 тамашачы мәхәббәте призы иясе ачыклана.
Гариза һәм конкурс видеотасмаларын кабул итү 2022 елның 27 июненнән башлана һәм 2022 елның 30 октяберендә тәмамлана.
Конкурс турында тулырак һәм гариза үрнәге Конкурсның нигезләмәсендә.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге