«Казань Экспо» күргәзмә үзәгендә «Сообщество» форумы бара. Форум эшендә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты вәкилләре дә катнаша.
Моннан тыш Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Казан шәһәре грузиннарының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Маринэ Хухунашвили, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская форум кысаларында узучы секцияләрдә докладлар белән чыгыш ясаячак.
Шулай ук «Казань Экспо» холлында Халыклар дуслыгы йорты проекты — СССР халыклары телләрендәге Бөек Ватан сугышы чоры листовкалары һәм плакатлары — тәкъдим ителгән.
«Сообщество» форумы — җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында диалог төзү өчен абруйлы мәйданчык, идеяләр эзләү һәм актуаль карарлар кабул итү урыны ул. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов форумының пленар сессиясендә хәбәр итте. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды.
Утырышта РФ Иҗтимагый палатасы секретаре Лидия Михеева, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары Александр Журавский, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һ.б. катнашты.
«Сообщество» форумы «Казан Экспо» да 24-25 августта уза. Төп тема – «Россия: мәдәниятләр күптөрлелеге, гражданнар бердәмлеге». Оештыручы булып РФ Иҗтимагый палатасы тора. Форум социаль проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру сыйфатын арттыруга һәм секторара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә. Анда 1000ләп делегат, Россиянең 70ләп субъектыннан вәкилләр катнаша. Форум кысаларында 30дан артык эш мәйданчыгы оештырылган.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге