8-10 сентябрь көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә «Татарстанның мәдәни мозаикасы — 2022» фестивале узачак. Чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы тарафыннан оештырыла.
Фестивальнең максаты — милли мәдәниятләрнең үзара хезмәттәшлеге аша яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның традицияләрен саклау.
Катнашучыларны видео-заявка (иҗади чыгыш) буенча түбәндәге юнәлешләр буенча сайлап алачаклар: халык вокалы, халык биюе һәм халык музыкасы.
Гаризалар 2 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Катнашучыларның яше — 18 яшьтән 35 яшькә кадәр.
Иң яхшы номерлар 10 сентябрьдә Казанның Кремль яр буенда узачак «Татарстанның мәдәни мозаикасы» республика этноконфессиональ фестивале программасына керәчәк.
Форумда катнашу өчен гаризаны сылтама буенча тутырырга мөмкин.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге