Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Геннадий Семигин булды. Ул Казанда узучы IX милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнаша. (ФОТО)
Кунакны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм «Яңа гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов озата йөрде.
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм республика Халыклары дуслыгы йорты эшчәнлеге турында Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов сөйләде. Экскурсия барышында Геннадий Семигинга милли-мәдәни автономияләр офислары, хореография залы, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе һәм Дуслык Йортының башка инфраструктура объектлары күрсәтелде. Мәгълүмат үзәгендә кунакка Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү өлкәсендәге проектлар, шулай ук СССР халыклары телләрендәге Бөек Ватан сугышы плакатлары һәм листовкалары күргәзмәсе буенча мәгълүмат җиткерелде.
Очрашу ахырында Геннадий Семигин Ассамблеяга һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йортына танылган рус шагыйрьләрнең тере тавышлары белән үз шигырьләрен укыган уникаль басма бүләк итте. Язмаларда Блок, Есенин, Ахматова, Пастернак кебек узган гасырның йөз күренекле шагыйрен ишетергә мөмкин. Шулай ук Геннадий Семигин билгеләп үткәнчә, Татарстанның Халыклары дуслыгы йорты Россиядә төрле милләт кешеләренә үз милли мәдәниятләрен саклау һәм үстерү белән генә шөгыльләнеп калмыйча, бер-берсе белән актив хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирүче бик күп юнәлешләр буенча эшләүче иң яхшы Дуслык йорты булып тора.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге