Казанда «Мәдәниятләр мозаикасы» VIII Республика этноконфесииональ фестивале узды. Чараны Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 4 меңнән артык кеше клеп күрде. (ФОТО Вконтакте) (Фото Вконтакте 2)
Фестиваль сәхнәсендә Татарстан, Чувашстан, Марий Эл, Самара өлкәсе, Удмуртия, Калмыкиядән җыр, бию, уен кораллары һәм фольклор композицияләр белән 40тан артык коллектив һәм аерып башкаручы чыгыш ясады. Алар Татарста Республикасы территориясендә яшәүче 20дән артык халыкның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтте.
Фестиваль берьюлы ике форматта узды: офлайн – Кремль яр буенда, онлайн — Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының ВКонтактедагы аккаунтында.
Фестивальнең мәртәбәле кунаклары арасында ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм милли-мәдәни автономияләр, дини оешмалар җитәкчеләре бар иде.
Концерт программасы ачылыш тантанасына кадәр үк башланып китте. Башта сәхнәгә «Татарстанның мәдәни мозаикасы» форумы кысаларында Казанга килнән республиканың төрле районнарыннан Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы вәкилләре чыкты.
Ачылыш алдыннан шулай ук төрле вокаль һәм хореография коллективлары чыгыш ясады, алар бер сәгать дәвамында кунакларны үз иҗатлары белән сөендерде. Ә Чувашиядән Августа Уляндина, Удмуртиядән «АйКай» дәүләт ансамбле, Марий Элдан «Чоным Почын Мурена» һәм Самарадан «Волга-фолк Бэнд» проекты «Мәдәниятләр мозаикасы» фестиваленең махсус кунаклары иделәр.
Фестиваль Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаевның гаҗәеп чыгышы белән тәмамланды.
Белешмә. Фестиваль «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге