2022 елның 4 октябрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында «Аулак өй – баттл» проекты презентациясе була.
«Аулак өй – баттл» республика проекты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» МА ярдәме белән Татарстан Республикасының төрле районнарында һәм шәһәрләрендә укучылар, студентлар, иҗтимагый оешмалар арасында әдәби көрәш форматында уза.
Районнардагы мәгариф хезмәткәрләре – методистлар, тәрбиячеләр, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, туган тел укытучылары – өчен оештырылган «Аулак өй – баттл» проекты кысаларында белемнәр белән алмашачаклар.
Презентациядән соң фикер алышу, сорауларга җаваплар һәм Балык Бистәсе районына экскурсия планлаштырылган.