Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли җәмгыятьләре лидерлары һәм активистлары Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта агач утырту буенча акция үткәрделәр. Чара Татарстан халыклары Ассамблеясенең 30 еллыгына һәм ТРда булачак милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды. (ФОТО)
«Күпмилләтле илебездә яшәвебез төрле милләт һәм дин вәкилләре белән килешеп яшәү сәләтен арттыра», – диде Ирек Шәрипов акция турында сөйләгәндә.
Акциядә Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, шулай ук башкортлар, кыргызлар, марилар, руслар, үзбәкләр һәм украиннарның милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре, Дуслык йорты хезмәткәрләре катнашты.
Чара Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән узды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге