Татарстанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара узды, анда «Йортыбыз — Татарстан. Рәсәй» республика этномәдәни фестивале лауреатлары катнашты. Зур концерт программасында төрле милләтән булган 900дән артык артист катнашты. (ФОТО)
Концерт программасы башланыр алдыннан «Йортыбыз — Татарстан. Рәсәй» республика этномәдәни фестивале лауреатлары һәм «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Аларга дипломнарны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов тапшырды.
Тамашачыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов мөрәҗәгать итте. Ул Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән котлады, 1612 елда төрле катлам, милләт һәм дин вәкилләре Ватаныбызны һәм аның үзенчәлеген саклау өчен берләшүләрен искәртеп үтте.
«Бүген патриотизм һәм бердәмлек — илебезне барлык авырлыклардан саклап калырга мөмкинлек бирүче мөһим элементлар», — дип ассызыклады ул.
Шулай ук ул 1992 елда актив җәмәгатьчелек һәм хакимият ярдәме белән төрле мәдәният һәм милләт кешеләренең үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәле коралы буларак Татарстан халыклары Ассамблеясы оештырылуы, һәм оешманың бүгенге көнгә кадәр кешеләрне берләштерү өстендә эшләве турында әйтеп узды.
Соңыннан ул республиканың масштаблы этномәдәни хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белән «Татарстан халыклары Ассамблеясе» региональ иҗтимагый оешмасы коллективы, удмурт телендә җырлар авторы һәм башкаручы, ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе активисты Павел Александров һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров бүләкләнде. 10 иҗат коллективы һәм иҗтимагый оешма ТР Президенты исеменнән акчалата сертификатлар алды.
Сәламләү сүзләреннән соң «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмәләр үзәге сәхнәсендә бәйрәм концерт программасы башланды. Анда Татарстан коллективларыннан тыш, Ижаудан «Айкай» Удмурт дәүләт фольклор җыр театры, шулай ук бәйрәмнең махсус кунагы — Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов катнашты.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге