«Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чаралары старт алды. Холлда Татарстан халыклары Ассамблеясенең 30 еллык тарихы турында фотокүргәзмә оештырылды, шулай ук «Зур этнографик диктант» халыкара акциясен уздыру өчен махсус мәйданчык әзерләнде. Акциядә йөзләгән бәйрәм кунаклары катнашачак.
13:00 сәгатьтә «Йортыбыз — Татарстан. Рәсәй» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты башлана. Анда республикадан дистәләгән халык мәдәниятен тәкъдим итүче йөзләгән артист катнаша. Концертның турыдан-туры трансляциясе Татарстанның Халыклары дуслыгы йортының ВК социаль челтәрендәге рәсми битендә, шулай ук Татарстан Республикасының ВК рәсми бергәлегендә күрсәтеләчәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге