Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылары «Дуслык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль-тернәкләндерү үзәгендә чыгыш ясады. Һәйрия концерт программасы Инвалидлар декадасы кысаларында оештырылды.
Тамашачыларны сәламләп, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева һәм «Дуслык» үзәге директоры Резеда Мифтахова чыгыш ясады.
Концертта «Алтын» хореография мәктәп-студиясе, Татевик Арутюнян, «Шаттык» казах биюе ансамбле, Диана Зулпуева һәм София Перес катнашты. Реабилитация үзәгендә тәрбияләнүчеләргә татар, рус, әрмән, казах, кыргыз һәм Латыйн Америкасы халыклары мәдәниятен һәм гореф-гадәрләрен күрсәттеләр.
«Дуслык» үзәге балалары да, читтә калмыйча, үзләренең иҗади чыгышларын — цирк һәм хореографик номерлар — тәкъдим итте.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге