Казан Ратушасында Казан Мэриясенең милли сәясәт өлкәсендәге проектларын гамәлгә ашыру буенча ел нәтиҗәләре ясалды.
Чарада Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Казан шәһәр Думасы сәркатибе Альбина Рафикова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Казан шәһәре Башкарма комитетының структура бүлекчәләре җитәкчеләре, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре һәм шәһәр активистлары катнашты.
«2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланды. Казан шәһәре өчен милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау – иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Без барыбыз да, 115 милләт вәкилләре, тату булып яшибез, бер-беребезне һәрвакыт ишетергә һәм тыңларга тырышабыз», – диде Е.Лодвигова.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казан Мэриясе тарафыннан Казанда яшәүче халыкларның телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән шактый күп проектлар гамәлгә ашырылды. Быел Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге тарафыннан Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Мәдәният идарәсе, Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен «Балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча, нәтиҗәле ысуллары» семинарлар циклы, «Апуш» балалар татар театр студиясе; мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектлары; паркларда һәм скверларда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» спорт һәм иҗат дәресләре сериясе; «Голоса Казани» / «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы; «Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале гамәлгә ашырылды.
Моннан тыш, быелгы җәйдә беренче тапкыр Идел буе халыкларына: мари, удмурт, чуаш һәм мордваларга багышланган «Древо жизни» мәдәни-агарту проекты узды. Ул Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге тарафыннан Татарстан халыклары Ассамблеясе белән берлектә оештырылды. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды.
Казан шәһәре Башкарма комитеты Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты белән тыгыз бәйләнештә.
«Без моңа кадәр әле беркем дә кабатлый алмаган проектны – «Дуслык һәм татулык дәресләре»н тормышка ашырабыз. Ул дәүләт, муниципаль хакимият органнары, милли-мәдәни берләшмәләрнең тырышлыгы ярдәмендә барлыкка килде. Сигез ел дәвамында әлеге проектта Казанның 7 мең укучысы катнашты. Шушы дәресләрдә без балаларга уникаль белем бирәбез, үз тәҗрибәбез белән уртаклашабыз», – дип ассызыклады И.Шарипов.
Активистлар, җәмәгать эшлеклеләре шәһәр үсешенә шулай ук зур өлеш кертә. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, 2022 ел – Россия халыкларының мәдәни мирасы елы моңа тагын да зур этәргеч булды. Активистларның энтузиазмы ярдәмендә быел да уртак проектларны тормышка ашырып булды. Әлеге проектлар: Казан автобус маршрутларында шәһәр турында татар һәм рус телләрендәге тарихи-мәдәни аудиогид, шулай ук җәмәгать транспортында заманча дизайн белән бизәү; татар теленә өйрәтә торган 20 видеоролик; бушлай татар теле курслары.
Очрашуда ел дәвамында башкарылган эш нәтиҗәләре, киләчәк проектларны тормышка ашыру планнары турында фикер алышу булды. Тарихи-мәдәни аудиогид турында Татарстан Мәдәният министрлыгының Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе, тарихчы, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов сөйләде. Ул татар һәм рус телләрендәге тарихи-мәдәни аудиогид проектының фәнни консультанты булды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында катнашуы, башкаларга бию хәрәкәтләрен өйрәтүе турында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Владислав Уткин сөйләде.
«Без 2020, 2021 нче елларда да милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре белән очрашулар үткәрдек. Мин биредә безнең элеккеге фикердәшләрне дә, 2022 нче ел дуслаштырган кешеләрне дә күрергә шатмын. Бары тик уртак тырышлык белән, эшкә активистлар, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре, түрәләр бергәләп тотынганда гына, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Битараф булмавыгыз, энтузиазмыгыз һәм эшегезгә тугры булуыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм. Киләсе елда да милли мәсьәләләрне хәл итүдә уртак эшебез һәм нәтиҗәле эшчәнлегебез дәвам итәр дигән теләктә калам», – дип билгеләде Г.Сәгыйтова.
Проектларның презентациясеннән соң активистлар һәм милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре үз теләкләрен җиткерде, кызыксындырган сорауларын яңгыратты. Казан шәһәр Думасы сәркатибе, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең топонимика комиссиясе рәисе Альбина Рафиковага Казанның бер урамына чуаш мәгърифәтчесе, заманча чуаш алфавитын булдыручы, чуаш һәм рус телләрендәге дәреслекләр төзүче, язучы, тәрҗемәче, фольклорчы Иван Яковлев исемен бирү мөмкинлеге турында сорау бирелде. Комиссия рәисе әлеге сорауны топонимика буенча комиссия утырышында кабаттан карарга сүз бирде.
Чара ахырында шәһәр проектларын тормышка ашыруда актив катнашучы активистларга, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләренә Казан шәһәре Башкарма комитеты исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Казан Мэриясе