Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Ленинград өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Сергей Новожилов булды.
Кунакка Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге, республикада милли сәясәтне тормышка ашыру механизмнары турында сөйләделәр. Шулай ук Сергей Новожилов Идел буе Болгарстаны халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган «Вакыт аша» күргәзмәсе экспозициясе белән танышты. Әлеге күргәзмәдә Санкт-Петербургның «Этновзгляд» берләшмәсе рәссамнары эшләре дә бар.
Экскурсия барышында Сергей Новожилов Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов белән дә күреште.
Сүз уңаеннан, Татарстанның һәм Ленинград өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортлары арасында 2015 елда хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге