Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты артистлары Милли мәдәниятләр елын ачуга багышланган концерт программасында катнашты. Бәйрәм чарасы татар телендә белем бирүче 155 нче гимназиядә узды.
Тамашачылар каршында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, гимназия укучылары чыгыш ясады. Халыклар дуслыгы йортыннан Юлия Еремеева чуаш телендә җыр, ә Хамис Магомедова грузин биюен башкарды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге