Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни-рухи кыйммәтләре» Гәрәй Рәхим исемендәге III төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. (ФОТО)
Тантанада хөрмәтле кунак буларак Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов, күренекле галимнәр, язучылар, артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Бәйрәмгә махсус Мәскәүдән Гәрәй Рәхимнең кызы Лилиана Григорьевна кайткан иде.
«Татар халкы зур мираска ия. Ул – керәшен аксакалы Гәрәй Рәхим, – дип сөйләде Ирек Шәрипов, тантананың кунакларын һәм катнашучыларын сәламләп. – Берничә ел элек без Дуслык йортында Гәрәй Рәхимнең 80 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе уздырган идек. Ул анда үзе дә катнашты. Хәзер без язучы истәлегенә багышлап, бүгенге кебек чаралар уздырабыз. Шуңа күрә, бер яктан, бу конференция безнең горурлыгыбыз булса, икенче яктан, ул бераз моңсу атмосферада уза».
Быел Конференция Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр һәм Россиядә педагог һәм остаз елы кысаларында узды. Анда Татарстан, Башкортостан, Мәскәү, Ырынбур, Ульяновск, Якутиядән укытучылар, тәрбиячеләр һәм китапханәчеләр катнашты. Жюри әгъзалары тарафыннан 6 секция буенча барлыгы 172 эш тикшерелгән, шуларның 91е финалга узган. Барлык җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, икенче елга Конференция эшендә яңа секция барлыкка киләчәк – балалар рәсемнәре. Ә язучының кызы Лилиана Григорьевна Казанда әтисенә багышлап һәйкәл яки истәлек тактасы куярга планлаштыруын әйтте.
Бүләкләү тантанасы иҗади номерлар белән үрелеп барды. Сәхнәдә «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор керәшен ансамбле, «Айбагыр» керәшен ансамбле, аерым башкаручылар чыгыш ясады. Моннан тыш Конференция җиңүчеләре башкаруында Гәрәй Рәхимнең шигырьләре яңгырады.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге