Теләче районы керәшеннәренең мәдәни айлыгы кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТАССРның Халык артисты Нәфисә Василованы искә алу кичәсе узды. «Үз илемдә» дип исемләнгән кичә легендар җырчының тууына 80 ел булуга багышланган иде.
Чарага ТР Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Марина Иванова, Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, шулай ук җырчының якташлары, хезмәттәшләре һәм аның иҗатын яратучылар җыелган иде.
Кичә легендар артистка, аның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы истәлекләргә бай булды.
«Без Нәфисә Василова башкаруындагы җырларны тыңлап үтскән буын булуыбыз белән бәхетлебез. Ул зәвыклы тавыш иясе иде. Мондый талантларны онытырга ярамый!» – дип чыгыш ясады Ирек Шәрипов, тамашачыларны сәламләп.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Казансу» һәм «Нардуган» фольклор ансамбльләре, Россиянең Халык артисткасы һәм Атказанган сәгать эшлеклесе Лима Кустабаева, Татарстанның Атказанган артистлары Зоя Борисова һәм Фәрит Мирзануров, Татарстанның Халык артисты Шамил Әхмәтҗанов чыгыш ясады.
Чараны Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк оештырды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге