Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы старт алды. Чарага дөньяның 85 иленнән һәм Россиянең 84 төбәгеннән 7 мең кеше җыелды.
Форум эшендә шулай ук Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнаша.
Форум кысаларында «Миллият сорау һәм – җавап» тапшыруының махсус чыгарылышы әзерләнә, аның кунагы Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең даими вәкиле Рамазан Абдулатипов булачак.
Форум дщвамында 200дән артык чара планлаштырылган: стратегик сессияләр, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге