4 июньдә «Идел – дөнья елгасы. Идел буе халыклары мәдәниятләре диалогы» XXII Халыкара этномәдәни экспедиция-фестиваль старт ала.
Шунысы игътибарга лаек, быел экспедициядә катнашучыларны йөртүче «Валерий Чкалов» теплоходы күбесенчә Татарстан шәһәрләре буйлап хәрәкәт итәчәк: Самара – Тәтеш – Болгар – Зөя – Казан – Түбән Кама – Алабуга – Чистай – Самара.
Экспедициядә Россиянең 16 субъектыннан 70 кеше катнашачак. Чаралар программасында илебез халыкларының телен, мәдәниятен, милли традицияләрен саклау һәм үстерү, Россия төбәкләре арасында мәдәни алмашуны киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла.
Традиция буенча Казанда экспедициядә катнашучыларны Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан мордваларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре каршы алачак.
«Валерий Чкалов» түбәндәге график буенча хәрәкәт итәчәк:
- 5 июнь, 10:00 сәгатьтә – Тәтеш
- 5 июнь, 16:00 сәгатьтә – Болгар
- 6 июнь, 08:00 сәгатьтә – Зөя
- 6 июнь, 14:00 сәгатьтә – Казан
- 7 июнь, 10:00 сәгатьтә – Түбән Кама
- 7 июнь, 15:00 сәгатьтә – Алабуга
- 8 июнь, 08:00 сәгатьтә – Чистай
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге