«Халыклар күп – илебез бер!» – шундый лозунг астында VIII «Зур этнографик диктант -2023» Халыкара мәгърифәтчелек акциясе узачак.
Биремнәр 3 ноябрьдә Зур этнографик диктантның рәсми сайтында бастырылачак (miretno.ru). Алар тест рәвешендә ясалачак һәм үз эченә түбәндәгеләрне алачак:
- 20 сорау – диктантның гомумфедераль өлеше, барлык катнашучылар өчен бердәм;
- 10 сорау – диктантның төбәк өлеше, Россия Федерациясенең һәр субъекты өчен аерым.
Барлык биремнәрне үтәгән өчен бирелә торган максималь баллар суммасы – 100, ә диктантны узу вакыты – 45 минут. Катнашучының нәтиҗәләре күрсәтелгән сертификаты диктантны электрон рәвештә узганнан соң ук формалаша.
Катнашучыларның дөрес җавапны шунда ук белү һәм чыганакларга сылтамалар белән тарихи белешмә алу мөмкинлеге быел да саклана.
Казанда диктант үткәрү мәйданчыкларының берсе булып традицион рәвештә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты тора. Диктантның 2022 елда ничек узганлыгы турында сылтама аша үтеп укып була.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге