Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортына Якутиянең республика һәм муниципаль учреждение җитәкчеләре килде. Алар «Мәдәният өлкәсендә идарә: юнәлешләр, программалар һәм перспективалар» Казан мәдәни-мәгариф сәфәре кысаларында кунак булдылар.
Фойеда кунакларны Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин каршы алды. Ул Халыклар Дуслыгы йорты эше, шулай ук җирле гореф-гадәтләр турында да сөйләде. Аннан соң экскурсантларны Республика милли берләшмә вәкилләре офисларына озаттылар, шулай ук хореография залы, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе һәм мәгълүмат үзәгендә дә булдылар.
Экскурсия вакытында кунакларга Татарстан халыклары Ассамблеясы эшчәнлеге өчен ресурс үзәге булып торучы Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты эшчәнлеге һәм аның базасында үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр.
Информационный центр ДДНТ