Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россиядә «резин фатирларга» каршы көрәш буенча закон проектын әзерлиләр

Россиядә «резин фатирларга» каршы көрәш буенча закон проектын әзерлиләр

admin 08.04.2024

Законсыз мигрантлар агымын җиңәр өчен «резин фатирлар» белән көрәшү буенча яңа закон кабул итү ярдәм итәчәк. Аның проекты өстендә Федерация Советы хәзер эш алып бара. Сүз дистәләгән, йөзләгән, ә кайвакыт меңләгән чит ил гражданнары ялган теркәлгән торак биналар турында бара.

«НацАкцент»

«Күпләр чынлыкта безнең илгә акча эшләү яки Россия гражданины буларак тормышның яңа этабын башлау максаты белән килсәләр дә, кешеләрнең кешелек һәм әхлак төшенчәләре хас булмаган аерым категориясе бар. Шуны аңлау мөһим: аларның җинаять эшчәнлеге кирәкле документларны рәсмиләштерү этабында ук башлана», —  дип язган проект авторы, сенатор Айрат Гыйбәтдинов, үзенең Телеграм-каналында.

Аның сүзләренчә, болар барысы да миграция агымын сыйфатлы көйләүне, чит ил гражданнарының гамәлләрен тиешле контрольдә тоту мөмкин булмавына китерә, шулай ук күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә зыян ясый, чөнки кайвакыт «резин торак» – асылда, легаль булмаган тулай торак.

«Без әлеге эшчәнлекне дәвам итәргә мөмкинлек бирми торган тиешле закон эшләүне планлаштырабыз», — дип йомгаклады парламентарий.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге,

 «Милли акцент» материаллары буенча.

Продолжить чтение

Назад: Федерация Советында Идел буе халыкларының костюмнар күргәзмәсе узды
Далее: Арчада «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестивале уза

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57