Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты стеналарында Казан югары уку йортларының чит ил студентлары белән очрашу үткәрде. Чарада 150ләп беренче курс студенты катнашты. (ФОТО). Шулай ук, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров һәм «Студентлар лигасы» Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Шамил Якупов та булдылар.
Очрашуда студентларга Татарстан Яшьләр министрлыгының күзәтү астында булган төрле яшьләр программалары, Ассамблея һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты мөмкинлекләре турында сөйләделәр, шулай ук, республикада яши торган чит ил студентларының проблемалары һәм теләкләре турында сөйләштеләр.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге