Дәүләт Думасында Михаил Мишустинны Россия Хөкүмәте рәисе итеп раслауга багышланган пленар утырышта, Татарстанның миграция һәм милләтара мәсьәләләрне хәл итүдә алдынгы тәҗрибәсен билгеләп үттеләр. Бу хакта сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, «Россия халыклары Ассамблеясы» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы рәисе Владимир Васильев белдерде.
«Мин Россия халыклары Ассамблеясын җитәклим. Без бүген милләтара проблема ачкан терактны искә төшердек. Әйтегез әле, бу вакыт эчендә кайсыбыз Таҗикстан белән очрашты? Президентлар сөйләште. Ә без нәрсә эшлибез?- дип сорады ул залдан. — Нишләргә? Эшләргә кирәк. Әйдәгез эшлик. Ассамблея иҗтимагый гына түгел, дәүләт ассамблеясы да. Мин дә эшләп бетермим. Хәзер Татарстанга кабат укырга барам. Безне узып киткән республикалар бар. Миграция мәсьәләләре буенча да шулай Татарстанда эшли», — диде ул.
Ахырда Васильев мондый катлаулы мәсьәләләрдә тиз чишелешләр була алмавын билгеләп үтте һәм аны тизләтеп булмый торган бала туу процессы белән чагыштырды.
Россия халыклары Ассамблеясы, төбәкләрнең иң яхшы практикаларын актив үзләштереп, милләтара мөнәсәбәтләрне һәм миграция сәясәтен яхшырту өстендә эшне дәвам итәчәк.